Әмма райондашлары Балтач районының Дорга авылында туып-үскән Ольга Камашеваны, берничә ел инде социаль челтәрләр аша төрле телләрдәге матур җырлары буенча, сәләтенә сокланып күзәтә иде. Шулай да аның Россия - 1 каналына, данлыклы Малахов тапшыруына барып җитүе күпләр өчен күңелле сюрприз булды. Әлеге тапшыруга да аны әнә шул челтәрдәге җырлары аша чакырганнар икән. «Башта каушадым, ә студиягә кергәч, тынычландым. Анда бик җылы, рәхәт мохит иде. Үземнең кумирларым белән очраштым, бергә җырладык. Азактан миңа залны «кыздырдың» дип әйттеләр, бик күп мактау сүзләре яздылар», – ди Ольга «Туганайлар» газетасына биргән әңгәмәсендә. Аның белән туганайлыларның кызыксынуы урынсыз түгел, Ольга - керәшен кызы, нәселләрендә җырга сәләтлеләр бар. "Балаларны бик яратам. Башта мәктәптә эшләдем, аннан хәтта җибәрәселәре дә килмәде, хәзер балалар бакчасында бик яратып эшлим», – дип таныштыра Ольга үзе белән тапшыруда.
Асылташ – су төбендә дә асылташ, ялтыравыгы күренә, табып алалар. Сәләтен яшермичә, үзе юл ярган Балтач кызы да моңа ачык мисал.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез