Газетага язылу

Балтач районындагы авылда илкүләм проект буенча тузган су торбалары яңартылган

Балтач районы Борнак авылында 7 чакрым чамасы озынлыкта суүткәргеч торбалар капиталь төзекләндерелгән. Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проект буенча башкарылган, дип яза «KazanFirst».

Белгечләр мәгълүматларына караганда, авылда инде 1978 елда ук файдалануга тапшырылган насос станцияле артезиан скважинасы су белән тәэмин итү чыганагы булып торган. Шуннан бирле үзәкләштерелгән челтәрләр 85 проценттан күбрәккә тузган. Аларны кичекмәстән алыштыру таләп ителгән.

Эшчеләр 6,9 чакрым озынлыктагы челтәрне төзекләндергән. Шулай ике скважина бораулап, 2 су башнясы урнаштырган. Нәтиҗәдә авылда яшәүчеләрнең су сыйфаты яхшырып, санитария-эпидемиологик нормага китерелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре