Газетага язылу

Балтач үзәк китапханәсе Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеена багышланган экскурсиягә чакыра

Балтач үзәк китапханәсе коллективы Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеена аның иҗаты, тормыш юлы турында бай композиция туплап, район оешмалары коллективлары өчен экскурсияләр үткәрә башлаган.

Балтач үзәк китапханәсе Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеена багышланган экскурсиягә чакыра

Иң беренче булып район башкарма комитеты коллективы әлеге бай хәзинә белән танышкан. Алардан соң инде район газ оешмасы, социаль яклау бүлеге, пенсия фондының район бүлекчәсе коллективлары әлеге күргәзмәне карарга өлгергән. Иртәгә районның яшьләр оешмасын кунакка көтәләр.

– Килгән берсе бик яратып, ошатып китә. Тукай иҗаты, тормышы турында моңарчы белмәгән күп нәрсәләр турында сөйләдегез дип, рәхмәт әйтеп, тагын чакырыгыз дип китәләр. Без бит аларга коры экскурсия генә үткәрмибез, бер сәгатьлек матур чара да тәкъдим итәбез. Бер уңайдан аларны китапханә заллары белән дә таныштырабыз, – ди китапханә җитәкчесе Резеда Зарипова. – Мәктәпләр белән безнең элемтәләр болай да бик нык, алар белән ел әйләнәсе күп төрле чаралар үткәрәбез. Шуңа күрә бу чара белән хезмәт коллективларын китапханәгә китерү, аларны могҗизалы шушы дөнья белән таныштыруны максат иттек. Килүчеләр яратып киткәч, үзебезгә дә бик рәхәт.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре