Үзен котларга килүчеләрне Рәйсә ханым зиһенле, зәвыклы булуы, эзлекле, мәгънәле сүзләре, сөйләме белән сокландырды. Мөгаен, һәркем күңеленнән генә: " Укытучы 40-50 яшьтә генә түгел, йөз яшьтә дә зыялы булып, укытучы булып кала икән",- дип уйлагандыр. Ә инде аның тормыш юлы белән якыннанрак танышкач, бу соклану тагын да арта.

Укытучы- артист дип йөрткәннәр аны. Түнтәр авылында туып үскән кыз, белем алгач, районның Субаш, Түнтәр, Пыжмара мәктәпләрендә балаларга белем бирә. Үзе дә тиктормас, бик тә сәләтле кыз, балаларга белем генә биреп калмый, аларда театрга, нәфис сүз сәнгатенә, җыр- биюгә мәхәббәт тә уята. Кайларда гына чыгыш ясамый алар! Башкалада үткән бер мәртәбәле конкурста чыгыш ясагач, атаклы нәфис сүз остасы Фәйзи ага: "Миңа алмаш үсә", - дип, югары бәя бирсә, кызны ул чакта артистлыкка укырга да чакыралар. Үзенең барасы килсә дә, әти- әнисе риза булмагач, тәвәккәлләми Рәйсә. Мәгариф идарәсендәгеләр дә кызның китүенә каршы төшә. Калганына һич тә үкенми Рәйсә апа.
- Хезмәтем гомер буе гел югары бәяләнде, бик тә кадерле, хөрмәтле булдым. Әле дә бер генә бәйрәмдә котламый калдырмыйлар. Ил башлыгы Путиннан гына да өч мәртәбә котлау алдым бит, - ди ул.-Иң олы рәхмәтләрем миңа бәхетле, имин картлык бүләк иткән бертуганымның балалары Венера белән Айдарга, аларның балаларына. Бик кадерле әби мин.
Билгеле, юбилярдан озак яшәүнең сере турында да сораштылар. "Сабырлыкта, - диде ул. - Сабыр итә- итә, авыруларны да җиңелрәк үткәрәсең. Йөз яшь инде ул бик күп гомер, аңа җитү өчен бик күп хезмәт кирәк. Гомерем буе кешеләрне, балаларны яраттым. Яратып эшләдем һәм яратып эшләдем. Куйган хезмәтләремнең әҗере буларак, Аллаһы Тәгалә мине шушындый гомер белән бүләкләгәндер"…
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез