Балтачта 1 май хөрмәтенә картиналарны җанландыралар (ЭКСКЛЮЗИВ фотолар)

1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан Балтач районы мәгариф бүлеге бик тә үзенчәлекле проект уйлап тапкан. "Картиналарны җанландыр!" - дип аталган бу проектка катнашуның шарты бик гади: совет чорында дөнья күргән 1 Майга багышланган открытканы табасы да шундагы персонажлар булып киенеп, шул рәсемгә охшатып, фотога гына төшәсе. Килгән фотоларның күплегенә һәм төрлелегенә карап, бу проект- конкурс балалар, әти- әниләр, укытучылар күңеленә хуш килгән икән дисең.

Гөлсинә Хәбибуллина

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Балтач Татарстан балтач районы

Көн хәбәре