Балтачта 27 яшьлек ир әтисен кыйнап үтергән

Балтач районының Яңгул авылындагы йортларның берсендә ​бик күп кан савулар белән берничә кабыргасы сынган ир-ат мәете табылган.

​Җинаятьтә шикләнелеп, үлгән ирнең 27 яшьлек улы тоткарланган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенчаТикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерү барышында улының әтисе белән кәеф-сафа корып утыруы ачыклана. Шактый эчкәч, ир-атлар арасында низаг чыга. Улы әтинсен кыйнаганнан соң үзе үк полиция чакырткан. Тик хокук сакчылары килгәндә әтисе үлгән була.

Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

криминал

Көн хәбәре