Яшьләр көнен Балтачта ел да бер "мөгез чыгарып" - үзгәлек кертеп үткәрәләр. Быелгысында Рәсәй күләмендә рекордлы бәлеш пешерергә уйлаганнар. Диаметры бер метрлы әлеге борай бәлеше махсус мичтә пешерелер дип көтелә.
Мондый зур бәлеш 2018 елда Башкортстанда пешерелгән булган. Ул чакта алар 20 килограммлы бәлеш пешергәннәр. Без алардан үткәрергә булдык, ди оештыручылар.
Бу көнне шулай ук "Коляскалар парады", чыгарылыш сыйныф укучылары бәйрәме - бүләкләүләр, эстрада артистлары чыгышы да көтелә. Бәйрәм, гадәттәгечә, күбекле дискотека белән тәмамланачак. Бәйрәм 26 июньгә тәгаенләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез