Балтачта якыннары махсус хәрби операциядә катнашкан хезмәткәрләрне кунак иттеләр

Балтач районы үзәк хастаханәсендә сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куючы һәм бүгенге көндә якыннары махсус хәрби операциядә катнашкан хезмәткәрләр өчен чәй табыны әзерләнде. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Очрашуда Балтач районы үзәк хастаханәсе баш табибның дәвалау бүлеге буенча урынбасары, профсоюз рәисе, табиб-анестезиолог Владислав Васильевич Трофимов катнашты, хезмәттәшләренең гозер-үтенечләрен тыңлады.
«Очрашу барышында әйтелгән барлык тәкъдимнәр һәм үтенечләр Балтач районы үзәк хастаханәсенең баш табибына җиткереләчәк, гозерләрне, гадәттә, уңай хәл итү өчен көч куела. Илебезне саклауга юнәлдерелгән махсус хәрби операциядә сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче унөч хезмәттәшебезнең якыннары иминлекне тәэмин итүдә катнашалар», - дип хәбәр иттеләр Балтач районы үзәк хастаханәсеннән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре