Газетага язылу

Балтачта яшьләр көне гөрләде

Ничә еллар инде әлеге бәйрәмне районда ZOOR ZOOM егетләре оештыра. Яшьләрнең генә түгел, өлкәннәрнең дә күңеленә хуш килерлек чара булсын дип тырышулары нәтиҗәсез калмый. Инде бу бәйрәмнең үзенә генә хас матур традицияләре дә бар.

Балтачта яшьләр көне гөрләде

Шундыйларның берсе – күпләр кызыксынып көтеп ала торган коляскалар парады. Анда ел саен ике дистәгә якын яшь гаилә балалар коляскаларын үзгә формада тәкъдим итү буенча көч сынаша. «Әти- әниләрнең фантазиясенә, гаилә чыгышларына сокланмый мөмкин түгел, елдан- ел үзенчәлекле коляскалар белән катнашалар, – ди оештыручылар. – Хәтта гран-при иясен ачыклавы да кыен була». Быел бу исемгә хаклы төстә Диләрә һәм Салават Хәлиловларның «экипажы» лаек булган. Ургычына кадәр әйләнеп, эшләп торучы мини-комбайн рәвешендәге әлеге колясканы иң нәни тамашачылар да үз иткән.

Бу көнне кемнәргәдер тантаналы төстә паспортлар тапшырылган, яшьләр эшләрендә, төрле хәрәкәтләрдә, спортта, волонтерлык эшләрендә актив катнашучы яшьләргә, «Татар кызы – 2026» бәйгесе җиңүчеләренә рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырылган. Бүләкләнүчеләр арасында быелның соңгы өйләнешкән пары - Югары Субаш авылыннан Зилә һәм Раил Николаевлар да бар.

Әлеге бәйрәм – тамашада башкаладан килгән ике дистәдән артык эстрада йолдызлары, юмор осталары катнашуын әйтсәк, яшьләрчә ZOOR ZOOM party дип аталучы чараның масштабын күзаллап була. «Татарстанда җәй дәвам итә!» шигаре астында үткән бәйрәм кызыклы уеннары белән дә истә калырлык.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре