Бу көннәрдә Балтач гимназиясендә үзенчәлекле күчмә музей эшли. Ул махсус хәрәкәтләр һәм запастагы чик буе гаскәрләре ветераннары, гомумән, Ватан сакчылары батырлыгына багышланган. Әлеге музей ТР Рәисе Рөстәм Миннеханов ярдәме- гранты белән булдырылган.
Музейны районга алып кайтуда башлап йөрүче, иң актив пограничник ветераннарның берсе Шәүкәт Гаязов инде андагы мәгьлүматларны җентекләп өйрәнгән, бирегә килүчеләрне берсеннән- берсе мавыктыргыч язмышлар, тарихи вакыйгалар белән таныштыра. Батыр якташлар, аларның истәлекләре турында да сөйләп, экскурсиягә килүчеләрне әсир итә.
Әлеге музей белән танышкан район башлыгы Рамил Нотфуллин да аның бик бай мәгълүматлы булуын, яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүдә зур роль уйнаячагын, мөһимлеген билгеләп үтә һәм районның Түбән Сәрдек авылында яшәүче ветеран чик сакчысы Рафис Гарифуллинга «Ветераннар хәрәкәтендә актив катнашкан өчен» билгесен тапшыра.
Әлеге музей районда октябрь урталарына кадәр эшләячәк һәм аның белән һәрбер мәктәп укучыларын таныштыру күздә тотыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез