Газетага язылу

Балтачта мәктәбе укучылары ялгыз өлкәннәргә кар көрәүдә ярдәм иткәннәр

Балтачта мәктәбе укучылары ялгыз өлкәннәргә кар көрәүдә ярдәм иткәннәр

Озын каникул көннәрендә Балтач мәктәбе укучылары төрледән- төрле чараларда да актив катнаша, спорт ярышларында көч сынаша, гаиләләре белән бергәләп күңел дә ача, шул ук вакытта волонтерлык эшен дә онытмый. Ялгыз өлкәннәргә кар көрәүдә ярдәм итүчеләр дә, "Чиста һәйкәл" акциясенә кушылучылар да шактый.

Бу көннәрдә карлар шактый күп яуса да, сыйныфлары белән һәйкәлләрнең тирә- юнен тәртиптә тотарга тырышалар.

"Укучылар чакыруга килеп җитә, саф һавада бергә- бергә эшләве үзе күңелле дә рәхәт тә", –  ди оештыручы сыйныф җитәкчеләре.

Нөнәгәр, Түнтәр, Көшкәтбаш мәктәпләре, Салавыч күп профильле лицее укучылары бу эштә башкаларга үрнәк күрсәтә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре