Катнашучыларның яше чикләнмәгән. Шул сәбәпле, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, яшьләр һәм өлкәннәр дә теләп катнашкан. Авыллардан да мөнәҗәт әйтү осталары килгән. Әлеге чыгышларны бәяләүчеләр арасында Татарстанның халык артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты, танылган җырчы Гөлзада Сафиуллина, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевлар булу, бер яктан, бәйгегә дәрәҗә өстәсә, икенче яктан, таләпләрнең ниндилеге турында да сөйли.
– Башка бер җирдә дә мондый мөнәҗәтләр бәйгесе үтми. Балтачлылар бу яктан да беренче һәм башкаларга үрнәк, – ди Гөлзада ханым, катнашучыларның осталыгына, сәләтенә һәм әзерлегенә дә югары бәя биреп.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез