Кичә Россия флагы көне уңаеннан Балтачта велоузыш үткәрелде.
Чара кичен оештырылганга, катнашучылар хәйран күп иде. Велоузышта балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә катнашты. Гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде. Биш бала тәрбияләүче Исрафиловларның да дүрт балалары әлеге узышта катнашты. Төпчекләре һәм әти-әниләре аларга көч биреп торды. Җанлы музыка исә әлеге чарага бәйрәм рухын арттырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез