Газетага язылу

Балтачта «Салют Җиңү!» бәйгесе җиңүчеләрен котладылар

Әлеге иҗади бәйге Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында, Бөек Җиңүнең 81 еллыгын каршылап оештырылган.

Балтачта «Салют Җиңү!» бәйгесе җиңүчеләрен котладылар
Автор фотосы

Үзешчәннәр патриотик җырлар, нәфис сүз, бию осталыгы буенча көч сынашкан. Шушы көннәрдә район мәдәният йортында иң-иң дигән чыгышлардан торган гала- концерт булган, җиңүчеләр бүләкләнгән.

– Әлеге бәйгедә төрле буын, төрле милләт вәкилләре катнашу безнең өчен бик күңелле, кадерле фактлар. Буыннар, милләтләр арасындагы ныклыкны, дуслыкны ныгытуда зур өметләр уята мондый чаралар. Халыкның бик актив катнашуы, үзешчәннәрнең ныклы әзерлеге сөендерә, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре