Алар районда яшәүче мөмкинлеге чикле илле баланың теләген-хыялын тормышка ашырачак.
– Ел саен үткәрелсә дә, бу сан үзгәреп тора. Үткән ел утыз тирәсе җитәкче катнашса, быел авыл җирлекләре башлыклары, хуҗалык-оешма җитәкчеләре әнә шуның кадәр баланы сөендерергә булды. Беренче булып теләк язылган шарны район башлыгы Рамил Нотфуллин алды, ул Балтач авылында яшәүче балага бүләк бирәчәк. Башка еллардагы кебек, быел да әлеге бүләкләрне Кыш бабай, Кар кызы белән бергә тапшырачаклар.
Җитәкчеләр тәм-томнар салынган пакет-күчтәнәчләр дә алып бара. Авыллардагы мәдәният йорты хезмәткәрләре дә читтә калмый, үзенә күрә бер матур чарага әйләнә ул, – ди район социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина. – 23 декабрь көнне исә районда мөмкинлекләре чикле балалар өчен Чыршы бәйрәме үткәреләчәк. Ул бездә ел да район башлыгы ярдәме белән үткәрелә. Бу чарага инде 170 балага чакырулар җибәрдек, аларның һәркайсына Кыш бабай бүләге дә биреләчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез