Волонтерларга багышланган беренче шундый чара булуы белән үзенчәлекле иде ул. Ничә еллар буе үзләренең бар мәшәкатьләрен читкә куеп, СВОдагылар өчен күп сандагы маскировка челтәрләре үргән, токмач кисеп, коры ашлар әзерләргә булышкан, үлән чәйләре тутырган, гуманитар ярдәм җыюда зур хезмәт куйган әлеге ханымнар мондый җылы мөнәсәбәткә бик лаек, ди оештыручылар. Авыл җирлеге башлыгы Рәсим Латыйпов та, яулагыларга күп тапкырлар гуманитар ярдәм илтүче төркем җитәкчесе Лена Вәлиева да аларга ихлас рәхмәтләрен җиткерде, рәхмәт хатлары, волонтер таныклыклары тапшырдылар. Мул сыйлы табын артында, җыр- биюләр белән аралашып барган мондый чаралар активлыкны, җанлылыкны тагын да арттырыр дип өметләнәләр. Бу авылда утыздан артык шундый актив волонтерлар булса да, яудагыларга ярдәм әле һәрчак кирәк, диләр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез