Газетага язылу

Балтачтан чираттагы гуманитар ярдәм СВО зонасына кузгалды

Килешәсездер, уртак шатлык та, уртак хәсрәт тә, уртак мәнфәгатьләр дә кешеләрне берләштерә.

Балтачтан чираттагы гуманитар ярдәм СВО зонасына кузгалды
автор фотосы


СВО дагы ир-егетләргә ярдәм итү белән дә шулай булды. Башта санаулы кешеләр генә шушы эшләр- мәшәкатьләр белән шөгыльләнсә, берәүдән берәү күреп дигәндәй, бу сафка кушылучылар саны көнләп арта. Бу яктан Балтач волонтерларының кылган гамәлләре, алар туплап җибәргән гуманитар ярдәмнәрнең төгәл күләмен- бәясен дә билгеләп булмыйдыр.

Исәбе алып барылса да, игелеге ягыннан аның күләме әлеге саннардан бик күпкә артык шул. Волонтерларның да саны инде меңнәр белән исәпләнәдер, чөнки бу эштән бакчага йөрүче сабыйлар да, мәчеткә йөрүче өлкәннәр дә читтә калмый. Балалар бакчалары, мәктәпләрдә гуманитар ярдәмнәр җыю даими оештырыла, әлеге коллективлар, әти- әниләр бик теләп, актив катнаша. Балалар яудагыларга хатлар яза, рәсемнәр юллый. Шушы көннәрдә генә Балтачтагы 1 номерлы балалар бакчасында чираттаны ярдәмне җыйганнар. Ә бистәнең "Балтач нуры" мәчетендә исә әлеге мәхәлләдә яшәүче хатын-кызлар,  сентябрь аеннан башлап, атнаның ике көнендә кипкән үләннәрдән чәйләр ясау, тутыру, токмач басып-кисү белән шөгыльләнә. "Апаларыбыз бик тырыш, бик уңган. Бер кичкә биш йөз пакет чәй әзерләнә, 45-50 йомыркадан токмач киселә", - ди үзе дә волонтер Зөлфия Шакирова.

Алар башта Казандагы "Батырлар терәге" ресурс үзәге белән хезмәттәшлек иткәннәр, хәзер райондагы гуманитар ярдәм туплаучы төркемнәргә булышалар. Токмачларны авыллардагы коры ашлар әзерләүче  волонтерларга тапшыралар, әзер чәйләрне дә чираттагы ерак сәфәргә җыенучылар килеп ала.
Бүген иртән Балтачтан чираттагы гуманитар ярдәм юлга кузгалган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

яңалыклар
СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре