Балтачтан яшь гаилә сайлау участогына милли киемнәрдән килгән

Балтач районының 1067нче Дорга сайлау участогына Курамьял авылыннан күп балалы Йолдыз һәм Фәрит Җиһаншиннар милли киемнәрдән килгән.

Йолдыз хуҗалыкта мал табибы, гаилә башлыгы Казанга йөреп эшли. "Милли киемнән килү кайсының идеясе булгандыр, әмма искиткеч матур, бик күңелле килеп чыкты. Быелгы сайлауның иң үзенчәлекле сайлаучылары булды алар", - ди комиссия вәкилләре

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре