Татарстан карамагындагы Рубежное шәһәренә Балык Бистәсе районыннан гуманитар йөк китерелгән. Йөкнең төп өлешен китаплар тәшкил итә.
Моңа кадәр Рубежноега Эчке эшләр министрлыгы ветераннары исеменнән бик күп китаплар китерелгән булган. Берничә атна эчендә барлык китаплар үз укучыларын тапкан. Шәһәрнең гуманитар үзәге вәкилләре әйтүенчә, биредә яшәүчеләрнең китаплар белән кызыксынуы, аеруча элемтә начар булган шартларда, мәдәни ярдәмнең ни дәрәҗәдә кирәк булуын күрсәтә.
Балык Бистәсеннән Рубежноега, китаплар белән бергә, яшелчә, аерым алганда, районда яшәүчеләр җыйган 200 капчыктан артыграк бәрәңге юлланган.
“Кешеләрдә зур кызыксыну уяткан юнәлешне дәвам итеп, тагын китаплар җыярга булдык. Китап берләштерүче һәм ярдәм итүче көч булып кала. Бер үк вакытта район халкы көндәлек өчен кирәкле яшелчә дә тапшырды”, – ди билгеләп үткән Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез