Газетага язылу

Балык Бистәсе районында яңа күп функцияле үзәк ачылды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районына эш сәфәре кысаларында Анатыш авылында яңа күп функцияле үзәк ачылышында катнашты. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күп функцияле үзәк 100 урынга исәпләнгән. Бер бинада – авыл мәдәният йорты, китапханә, Анатыш авыл җирлеге Советы һәм Башкарма комитеты урнашкан.

Ачылу тантанасында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, күп функцияле үзәк – авыл җирлегенең социаль инфраструктурасының мөһим элементы. Ул авылларда күп функцияле үзәкләр төзү программасының 2011 елда башлануын искәртте. Бу вакыт эчендә 359 яңа үзәк төзелгән һәм 375 авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясалган. Балык Бистәсе районында 9 объект төзелгән, ә 7 үзәккә капиталь ремонт ясалган. 

Рөстәм Миңнеханов төзүчеләргә эшләрне вакытында һәм сыйфатлы башкарганнары өчен рәхмәт белдерде. 

Яңа күп функцияле үзәк янында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларга һәйкәл урнашкан. Рөстәм Миңнеханов геройларны искә алды һәм чәчәкләр салды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, «милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре