Газетага язылу

Балык Бистәсе районында ике ФАП ачылды

Балык Бистәсе районының ике авыл җирлегендә яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды.

Бу хакта «Бердәм Россия» сайтында хәбәр ителә.

ФАПларның берсе Олы Солтан авылында ачылды, анда 720 кеше яши. Пункт шулай ук Гобәйдулла һәм Яңа Солтан халкына хезмәт күрсәтәчәк.

Олы Мәшләк авыл җирлегендә тагын бер медицина пункты эшли башлады – биредә Бикчурай, Олы Мәшләк һәм Югары Мәшләк авыллары кешеләренә медицина ярдәме күрсәтеләчәк. 

Ике ФАПта да беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү өчен кирәкле җайланмалар бар. Биналарда фельдшер кабинетлары, процедура һәм күзәтү бүлмәләре, санитария-көнкүреш зоналары каралган, яңа җиһазлар урнаштырылган. Өлкәннәргә һәм аз хәрәкәтләнүчеләргә уңайлы булсын өчен медицина пунктларында пандуслар урнаштырылган.

Район башлыгы «Бердәм Россия» партиясенең Балык Бистәсе җирле бүлеге секретаре Радик Ислямов сәламәтлек саклауның беренчел звеносы үсеше турыдан-туры кешеләрнең тормыш сыйфаты белән бәйле, дип билгеләп үтте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре