Чаллыда 71 яшьлек ир-ат гомерен саклап калдылар. Кама елгасында балык тотканда аңа инфаркт була. Бу хакта Шәһри Чаллы хәбәр итә.
Ашыгыч ярдәм хезмәтен ул үзе чакырта. Яр буеннан 2 км ераклыкта була. МЧС хезмәткәрләре аның янына снегоход белән керә һәм котару техникасы белән алып чыга. Аны БСМПга озаталар. Балыкчы хәзер үзен яхшы хис итә. Өенә чыгарылган һәм тагын балыкка җыена.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез