Газетага язылу

Балыкка барган ир 6 айлык улы белән бозлы суга төшкән

Чиләбе өлкәсенең Увельский бистәсендә яшәүче ир нәни улы белән бергә бозлы суга төшкән.

Ир баланы үзе белән балыкка алып барган булган. Бу хакта Көньяк Урал һәм Увельск районы полициясенә сылтама белән "АиФ" хәбәр итә.

Әлеге хәл 2025 елның 29 ноябрендә көндез Катай авылы янындагы сулыкта булган. Балыкчы һәм аның коляскадагы алты айлык улы бозлы суга төшкәннәр. Аларга аннан чыгарга бу хәлнең шаһитләре ярдәм иткән. Баланың сәламәтлегенә һәм тормышына бернинди куркыныч янамый, ул табиблар күзәтүе астында. Ә менә баланың әтисенә карата «Балигъ булмаганнарны матди яктан карау, тәрбияләү, укыту, хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау бурычларын үтәмәгән яисә тиешенчә үтәмәгән өчен» дигән маддә буенча административ беркетмә төзелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре