Россиядә аз керемле кешеләр банкларда социаль счет һәм социаль вклад ачу мөмкинлеге алачак. Президент Владимир Путин бу җәһәттән тиешле законга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.
Дәүләттән социаль ярдәм алып килүчеләр өчен бу. Счетны Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә дә ачарга мөмкин. Әмма чит ил валютасында акча урнаштыру рөхсәт ителми.
 Социаль вкладка күп дигәндә 50 мең сум гына кертергә була. Банклар бер елга кадәрге вклад буенча максималь дәрәҗәдә процент ставкасы билгеләячәк. Процентларны ай саен түләү күздә тотыла.
 Шул ук вакытта банк социаль счетта калган акчага һәр көн саен процент исәпләячәк. 50 мең сумга кадәрге акча калдыгына – Россия Банкы төп ставкасының (процент исәпләү датасына) кимендә икедән бер өлеше күләмендә. Ә инде 50 мең сумнан күбрәк акча калдыгына – килешүдә билгеләнгән ставка буенча.
 Банкның социаль вклад килешүе бер елга төзелә. Гамәлдән чыгу көненә аз керемле социаль ярдәм алучы булып калса, тагын бер елга озайтыла. Банклар социаль вклад яки социаль счет ачудан баш тарта алмый.
 Банклар социаль счеттан бер календарь ае эчендә 20 меңнән артып китмәгән күләмдә акча күчергән өчен, счет, карта ачкан өчен, счетны тулыландырган өчен, хезмәт күрсәткән өчен комиссия алмаячак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез