Банклар ипотека ставкаларын күтәргән. Белгечләр фикеренчә, торак кредитлары алга таба да кыйммәтләнәчәк

Ипотека ставкалары 0,5-1 пунктка арткан.
13 банкның 8е ипотека ставкаларын күтәргән. “Сравни” финанс маркетплейсы шундый мәгълүматлар китергән.

Алар арасында – Саклык банкы, ВТБ, Альфа-банк, Газпромбанк, Совкомбанк, Росбанк, Райффайзенбанк, “Открытие”.

Ипотека ставкалары 0,5-1пунктка күтәрелгән. Асылда гадәти программалар буенча ставкалар арткан. Ташламалы программалар буенча процентлар теге яки бу якка берникадәр үзгәргән, яки бөтенләй үзгәрмәгән. Ставкаларның үсү сәбәбе – июль ахырында төп ставканың 1 пунктка үсеп, 8,5 процентка җитүе.
Белгечләр фикеренчә, торак кредитлары алга таба да кыйммәтләнәчәк, шул ук вакытта дәүләт программаларына ихтыяҗ артачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре