Банклар кредит карталары буенча акча бирүне бик нык киметкәннәр

Россия банклары кредит карталары буенча лимитларны бик нык киметкән. Банк клиентлары әйтүенчә, лимитны кисәтүсез-нисез генә берничә тапкыр азайтырга мөмкиннәр. Бурыч күләменең зур булуына яки аны вакытында түләмәүгә бәйле бу, дип яза “Известия”.

Әйтик, ВТБ клиентларына лимитларны 2, 9 һәм хәтта 20 тапкыр киметкәннәр. Альфа-банк һәм Сбер кредит карталарыннан файдаланучылар да шундый ук хәлгә төшкән.
Белгечләр әйтүенчә, банкларга зур бурычка ия булучы клиентлар белән эшләү отышлы түгел. Хәзер банклар кеременең 50 процентын кредит түләүгә тотучы клиентларын 15 проценттан арттырмаска тиеш. Юкса алар бурычларын кире кайтара алмаучылар аркасында бөлгенлеккә төшәргә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре