Банклар төп ставканы киметергә җыена

Банклар төп ставканы киметергә җыена. “Финам” белгече Игорь Додонов “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, апрель аеннан куллану кредитлары буенча ставканың 5 процентка кимүе шундыйрак нәтиҗә чыгару мөмкинлеге бирә.

“Финуслуги” порталы мәгълүматларына караганда, 10 апрельгә илнең төп банкларында куллану кредитының уртача ставкасы 32 процент тәшкил иткән. Апрель башыннан ул 5 проценттан күбрәккә кимегән. Банклар төп ставканы төшерә башлауга әзерләнә, күрәсең. Бу хәл ел урталарында башланырга мөмкин”, – дип билгеләп үткән белгеч.

Шулай да, аның фикеренчә, кредит алу җиңеләя, дип әйтеп булмый әле. Банклар кредит рәсмиләштерергә ниятләүчеләргә кырысрак таләпләр куя чөнки.
Вкладлар буенча уртача ставкага килгәндә, “Финуслуги” мәгълүматлары буенча, 14 апрельгә ул 19-20 процент тәшкил иткән.

Сүз уңаеннан, иртәгә – 25 апрельдә Россия Банкы Директорлар советының төп ставка буенча утырышы булачак. Ставка әлегә – 21 процент.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре