Газетага язылу

Бар, әмма юк

Чимал экспортлый торган Россиягә Һүрмүз бугазы тирәсендә барган тартыш зур табыш вәгъдә итә кебек. Нефтькә бәя күтәрелү үзе генә дә зур бонуслар вәгъдә итә. Нефть кенә түгел, ташкүмер бәясе үсә, ашлама кыйммәтләнә, алюминий хакы күккә күтәрелә. Кыска сроклы перспективада болар федераль бюджетка алтын яудырырга тиеш кебек. Әмма вазгыять алай гади түгел.

 

Март аенда нефть акчасы казнага берни дә бирмәде диярлек. Бюджет һаман да дефицитта һәм акча кытлыгы үсә. Финанс министрлыгы игълан иткән саннар март аенда нефть-газ керемнәренең үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 43 процентка кимрәк булуын күрсәтә. Дөрес, февраль белән чагыштырганда керемнәр үскән, әмма алар үсүендә нефть бәясе түгел, календарь эш көннәренең күплеге төп урын алып тора. «Коммерсантъ» бу уңайдан «Нефтедоллары пока в пути» дигән язма бирә һәм апрельдән табыш арта башларга тиеш дигән Ташкүмер бәясе мартның соңгы атнасында тоннасына 150–160 долларга җиткән. Март уртасында гына 110–140 доллар булган. Мондый шартларда Кузбасс акчага коенырга тиеш бит инде. Әмма алай түгел. Шахтерлар Кытайга ташкүмер сатуны туктатып торырга мәҗбүр, чөнки аны ташу бәясе глобаль турбулентлык шартларында чималның үз бәясе темпын узып үсә. Шуңа күрә күмер сатучылар кытайлар белән булган килешүне кирегә борып ята. Белгечләр, фрахт бәясе үсү табышны юкка чыгара, дип белдерә.

 

Дөньякүләм җитештерүнең ун процентка якынын тәэмин иткән Якын Көнчыгышның алюминий заводлары кайсы тукталды, кайсы җитештерүне кискен киметте. Катардагы Qatalum заводын яңадан эшләтеп җибәрү өчен, мәсәлән, 6–12 ай вакыт кирәк булачак, диләр. Беренче карашка безнең «Русал» өчен идеаль шартлар туды кебек. Тик бу очракта да хәлләр гади түгел шул. Алюминийның төп чималы булган алюминий оксидының (глинозем) байтак өлешен «Русал» чит илләрдән сатып ала. Хәзер глиноземга бәя күтәрелеп кенә калмады, аны төягән корабларның байтагы диңгездә бикләнеп тора. Нәтиҗәдә шундый вазгыять туа: «Русал» ил эчендә алюминийга бәяне экспорт бәясеннән дә ныграк күтәрә. ФАС бу уңайдан аңа кисәтү ясады һәм 30 апрельгә кадәр бәяне төшерүне таләп итте.

                           

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре