Газетага язылу

Бәрәкәте бармы?

Россия дә дөньяны иңләп килә торган глобаль кризисның урта бер тирәсендә атлый. Вакыйгалар спирале бүгенгәчә бөтерелүен дәвам итсә, авангардка чыгуыбыз да ихтимал. Рәсми хәбәрләр чит илләргә нефть сатуның октябрь аенда рекордлы күләмгә җитүен сөйли. Бер көнгә 6,82 миллион баррель чи нефть озатылган, айлык керем май аеннан соң иң югары дәрәҗәгә ирешеп, 21,5 миллиард долларга җиткән.

Бу хәбәр ни дәрәҗәдә сөенечле? Чагыштырып карасаң, уңышлы сыман инде. 2022 елда бер көнгә 4,84 миллион баррель тирәсе генә кара алтын сатылган. Хәзер санкцияләр үзенең иң югары дәрәҗәсенә ирешкәч, сату арткан. Вазгыять алай гади түгел ләкин. 2022 белән чагыштырганда көнлек җир мае чыгару 2 миллион баррель тирәсенә кимегән. Сатуның артуы нефть эшкәртүнең кимүенә бәйле. Эшкәртелгән продуктлар урынына чи чимал сатуның зыянлы икәнен аңлатып торасы юк. Җитмәсә, соңгы көннәрдә Россия нефтенә дисконт арта, ягъни дөнья базарындагы бәядән күпкә арзангарак алалар. «Коммерсантъ» мәҗбүри ташламаның 31–33 долларга җитүен яза. Нәтиҗәдә безнең нефть бәясе 62–63 долларга кадәр төшкән.

 

Ил икътисады һәм бюджет исә өстәмә керемнәргә бик мохтаҗ. Бурычлар маховигы көннән-көн ныграк әйләнә. Федераль матбугат моннан өч-дүрт көн элек кенә: «Бюджетный кризис в РФ, похоже, уже наступил», – дип язды. Эш шунда: бюджет дефицитын каплау өчен чыгарылган хөкүмәт облигацияләрен сатып алырга теләүчеләр юк. Җитмәсә, предприятиеләр һәм бизнес та бурычлар элмәге белән буылган. «Реальный сектор российской экономики вошел в «долговой штопор» дигән хәбәр дә үзәк матбугаттан алынды. «Киләсе 2027 ел хәзерге унъеллыкта халыкның керемнәре һәм хезмәт хаклары үсеше буенча иң начары булачак. Россия хөкүмәте фаразларына караганда, халыкның реаль керемнәре үсеше бөтенләй диярлек булмаска мөмкин», – дип хәбәр итә белгечләр. Хезмәт хаклары үсмәү үзен генә алып караганда куркыныч нәрсә түгел ул үзе. Әгәр дә инфляция булмаса. Халыкның керемнәре кимү сәбәпле, инфляция дефляция белән алышынса, элекке хезмәт хакы белән дә яшәп булыр иде. Әмма Үзәк банк безне бәяләр төшү белән сөендерми, киресенчә, инфляция һәм югары процент ставкасы вәгъдә итә.

                           

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре