Барасы юл билгеле: Рөстәм Миңнеханов Татарстан Рәисе вазыйфаларына кереште

Яңа сайланган Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәсми рәвештә үз вазыйфаларына кереште. Тантаналы чара башкаланың Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында узды. Тарихи вакыйга бу! Республикада яшәүчеләр тәүге тапкыр Татарстан Рәисен сайласа, Рөстәм Миңнеханов сайлау узган төбәкләрдә иң күп тавыш җыйган җитәкче булды. Яңа бишьеллыкка зур ышаныч һәм киләчәккә өмет белән керәбез.

Тантаналы чарада Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм башка күп санлы дәрәҗәле кунаклар катнашты. Алар арасында ил төбәкләре җитәкчеләре дә, башка дәүләт илчеләре һәм делегацияләре вәкилләре дә бар иде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Рәисе вазыйфасына керешү тантанасына Соллерс SP7 машинасында килде. «Әлеге автомобиль республикада җыела һәм ил базарында эчке яну бензин двигателе белән җиһазландырылган бердәнбер микроавтобус булып тора», – дип хәбәр итте Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова телеграм-каналында.

– Рөстәм Миңнехановның Татарстан Рәисе вазыйфасына керешүен тантаналы рәвештә игълан итәм. Сезне чын күңелдән котлыйбыз, – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яңа сайланган Татарстан Рәисе  Конституциягә кул куеп ант биргәннән соң.

Марат Хөснуллин белдергәнчә, Татарстан – бөтен дөньяга танылган бренд ул.

– Республиканың уңышлары – Рөстәм Миңнеханов һәм аның командасының максатчан һәм бердәм тырышлыгы нәтиҗәсе. Сезнең кешеләрнең мөрәҗәгатьләренә игътибарлыгыгыз һәм дөрес карарлар кабул итә белүегез ярдәмендә республикада уңайлы һәм имин тормыш өчен яңа мөмкинлекләр тудырыла. Бу – Татарстанга алга атларга ярдәм итә торган төп күрсәткечләрнең берсе, – диде Марат Хөснуллин.

Ул республиканың уңышларына да аерым тукталды. «Без атна саен губернаторлар белән җыелабыз. Биш ел эчендә Татарстан барлык күрсәткечләр буенча бер тапкыр да «кызыл зона»га эләкмәде, гел «яшел зона»да. Сезнең ислам илләре белән элемтәләрне ныгыту юнәлешендәге эшегезне дә аерым билгеләп үтәсем килә. Татарстан – инвесторларны җәлеп итү урыны да!» – диде Марат Хөснуллин. Ул татар теленә күчеп, Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте.

Игорь Комаров сүзләренә караганда, 14 сентябрьдә узган сайлау нәтиҗәләре – Рөстәм Миңнеханов сайлаган юлның дөреслегенә иң яхшы дәлил. «Бу – 2025 елда илдә сайланган төбәк башлыклары арасында иң яхшы нәтиҗә, – диде Игорь Комаров. – Татарстанның куәтле сәнәгать мөмкинлекләре, хәрби-сәнәгать комплексы һәм ягулык-энергетика тармакларындагы нәтиҗәле эшли торган предприятиеләре, авыл хуҗалыгындагы казанышлары – болар барысы да дәүләт сәясәтен нәтиҗәле гамәлгә ашыру, Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән илкүләм проектларны һәм йөкләмәләрне үтәү өчен тиешле шартлар тудыра. Республика тулай төбәк продукты күрсәткече буенча округта беренче урында тора».

Россия Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Александр Бабаков фикеренчә, илебезне күпмилләтле халкы бөек итә. «Татарстанда узган сайлау нәтиҗәләре республика халкының үсеш юлында сездән һәм сезнең командадан башка беркемне дә күз алдына китерә алмавын раслап күрсәтте», – диде ул.

Россия Герое, диңгез пехотасы батальоны командиры Михаил Марцев Рөстәм Миңнехановны «үз тирәсенә тәҗрибәле команда туплаган көчле лидер» дип атады. «Диңгез пехотасы батальоны командиры буларак, иңне иңгә куеп эшләүнең мөһимлеген аңлыйм. Бары тик шулай гына яхшы нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Хәрби буларак шуны да әйтәсем килә: без республика тарафыннан ярдәм, якыннарыбыз турында кайгыртуны тоябыз», – диде ул.

Татарстан Рәисе үзенә күрсәткән ышаныч өчен рәхмәт әйтеп, «республика язмышы өчен үз җаваплылыгы»н аңлавын белдерде.

– Соңгы биш елда Татарстан пандемия, санкцияләр басымы һәм икътисадый элемтәләрне үзгәртү алдында үзенең тотрыклылыгын дәлилләп күрсәтте. Бүген безнең республика – илнең терәк төбәге. Шушы елларда республика тулай төбәк продуктын һәм сәнәгать җитештерүен арттырды, цифрлы трансформация буенча лидерга әверелде. Илкүләм проектлар һәм республика программалары кысасында тормыш сыйфатын яхшырту, шул исәптән торак, социаль объектлар, юллар төзү һәм капиталь ремонтлау, ишегалларын һәм җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча да гаять зур эш башкарылды, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелегенең игътибар үзәгендә – кешеләр турында кайгырту.

– 2030 елга кадәр республиканың социаль-икътисадый үсеш стратегиясенең асылын нәкъ менә кеше тәшкил итә, кешеләрнең яшәү шартларын яхшырту аның өстенлекле юнәлеше булып тора. Татарстан командасы – республика һәм илгә хезмәт итүче, туган йортын саклаучы, үз эш урынында хезмәт башкаручы һәркем ул, бу – безнең һәрберебез. Алда безне шул исәптән сайлау кампаниясе кысасында яңгыраган фикер һәм тәкъдимнәргә бәйле җентекле эш көтә. Бу мәсьәләдә сайлауда катнашкан барлык сәяси көчләр вәкилләренә таянам. Бу юлда барыбызга да уңышлар телим. Татарстан үсешенең төп юнәлешләре республика Дәүләт Советына Юлламада тәкъдим ителәчәк, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы каршында Татарстан Рәисен яшьләр каршы алды. Алар Рөстәм Миңнехановны алкышларга күмде һәм Ирек мәйданын яңгыратып «Мин яратам сине, Татарстан!» җырын башкарды.

14 сентябрьдә узган Татарстан Рәисен сайлауда Рөстәм Миңнеханов 88,09 процент тавыш җыйды. Ул республиканы 2010 елдан бирле җитәкли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Голосование Миңнеханов рәис Татарстан Рәисе минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день раис сайлау

Көн хәбәре