"Барс-Медиа" татар медиа төркеменең яңа җитәкчесе билгеләнде (ФОТО)

Үз чыганагыбыз белдергәнчә,"Барс-Медиа" татар медиа төркеменең  башлыгы итеп Павел Волонихин куелган. Ул элек Айдар Галимов студиясенең җитәкчесе булып эшләгән.

Павелга 40 яшь, Уфада туган. 2000 елдан алып ул җырчы Айдар Галимовның “Айдар” театр-студиясендә эшли башлый һәм ике елдан студиянең җитәкчесе итеп билгеләнә.

Татар эстрадасында әйдәп баручы “Барс-медиа” Татар Медиа Группасы Директорлар советы рәисе Марат Гәрәев үзенең һәм кызы, соңгы елларда бу ширкәтне җитәкләгән Динә Гәрәеваның шоу бизнестан тулысынча китүен белдергән иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре