Татарстан Рәисен сайлауда теркәлү өчен дүрт кандидат документ тапшырды. Республикада «Мобиль сайлаучы» хезмәте эшли башлады. Ә Мәскәүдә экстерриториаль тавыш бирү участогы ачылачак. 14 сентябрь – Бердәм сайлау көненә әзерлек дәвам итә.
Билгеле булганча, Татарстан Рәисе өчен 14 сентябрьдә тавыш бирәчәкбез. Шул ук көнне республикада Мәләкәс сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советына бер депутат һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат та сайланачак.
30 июльдә Татарстан Рәисе вазыйфасына кандидат буларак теркәлү өчен документлар тапшыру төгәлләнде. Документларны дүрт кандидат тапшырды:
– Рөстәм Миңнеханов – «Бердәм Росия»;
– Виталий Смирнов – «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлары партиясе»;
– Руслан Йосыпов – ЛДПР;
– Хафиз Миргалимов – КПРФ.
Шулай ук Мәләкәс сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советына һәм муниципаль сайлауларга кандидатлар тәкъдим итү эше дә төгәлләнде. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәгендә хәбәр итүләренчә, муниципаль сайлауларда 7,5 мең мандатлы урынга 11,4 мең кеше дәгъва кыла. Мәләкәс сайлау округы буенча дүрт кандидат катнашу теләген белдергән.
Бердәм сайлау көнендә республикада 2,7 мең сайлау участогы ачылачак. Аларның 42 се – гражданнарның вакытлыча тору урыннарында эшләячәк. Андрей Кондратьев әйтүенчә, тавыш бирү мөмкинлеге Казан, Чистай, Бөгелмә һәм Яшел Үзәндәге тикшерү изоляторларында да булдырылачак.
Сайлау көнне Мәскәүдә булган яки биредә яшәүче татарстанлылар өчен махсус сайлау участогы эшләячәк. Аны Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә оештырачаклар. «Сайлау ноктасы»нда узган брифингта катнашкан Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов фикеренчә, Мәскәүдә ачылачак экстерриториаль сайлау участогы – тавыш бирүдә катнашуның яңа алымы. «Ул илнең башка төбәкләре өчен дә кызык булачак дип ышанам», – диде депутат.
Тагын бер яңалык – 30 июльдән Татарстанда «Мобиль сайлаучы» хезмәте эшли башлады. Ул теркәлү урыныннан читтә дә тавыш бирү мөмкинлеген тәэмин итә. Яшәү (тору) урыны буенча тавыш бирү турында гаризаны 30 июльдән 10 сентябрьгә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы, МФЦ бүлекчәләре яки республиканың территориаль сайлау комиссияләре аша тапшырырга мөмкин. 3–10 сентябрьдә мондый мөмкинлек участок сайлау комиссияләрендә дә булачак. Сайлау участогын ачыклау яки гариза тапшыруга бәйле кыенлыклар булган очракта, «кайнар линия»гә (8 800 200 00 20 – федераль номер, (843) 292-84-33 – республика номеры) шалтыратырга мөмкин. Сүз уңаеннан, муниципаль сайлауларда «Мобиль сайлаучы» кушымтасыннан файдалану мөмкинлеге каралмаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез