• Фото: Anna Moneymaker / Getty Images

Барысы да кыл өстендә: Трампның Зеленский белән сөйләшүеннән соң ниләр үзгәрер?

Дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә халыкара җәмәгатьчелекнең игътибары Вашингтондагы оваль кабинетка юнәлде. Океан артында чын мәгънәсендә тарихи вакыйгалар булды. Трампның Зеленский белән икәүдән-икәү генә сөйләшүен, аннан соң Европа лидерлары делегациясе белән әңгәмә коруын, шул әңгәмә вакытында ук Путинга шалтыратып, кырык минут буе телефон сөйләшүе үткәрүен онлайн режимда диярлек миллионлаган күзләр күзәтте.

Оваль кабинет Кремльдәгеләрнең дә игътибар үзәгендә булгандыр дип уйлый алабыз, чөнки Россия өчен бик мөһим карарлар кабул ителергә тора. Алдан килештерелмәсә, держава лидерларының телефон әңгәмәсе була алмый. Күрәсең, Дәүләт департаменты белән Кремль администрациясе ул сөйләшүне планлаштыргандыр.

Сөйләшүнең барышын бизнес элиталар да сулыш алмыйча диярлек күзәттеләр. Йомгак белдерүләр ясалуга, Мәскәү фонд биржасында котировкалар югары сикерде. Игътибар итегез: Аляска саммитыннан соң алар түбәнгә киткән иде. Илләрнең югары җитәкчеләре дә, икътисад дөньясы да, гади кешеләр дә озакка сузылган хәрби конфликттан тәмам алҗыды. Оваль кабинеттан килгән сигналлар исә өметле. Зеленский белән Трамп утырган бүлмә стенасына Украина картасы эленгән, анда Россия яулап алган җирләр махсус төс белән күрсәтелгән. Нәкъ менә шул җирләр тыныч килешү юлында төп киртә булып тора да инде. Тыныч килешүдән соң иминлек мәсьәләсе дә бик зур су асты ташы кебек. Көнбатыш лидерлары Украинага масштаблы хәрби ярдәм күрсәтү, хәтта анда үз гаскәрләрен урнаштыру ягын каера. Мәскәү, аңлашыла инде, үз чигенә НАТО көчләрен якынайтуга каршы.

Бу проблемалар барысы да чишелер кебек. Һәрхәлдә, Вашингтоннан алынган хәбәрләр шундый өмет уята. Зеленский төбәкләрне алмашу мәсьәләсен Путин белән турыдан-туры сөйләшү вакытында хәл итәргә сүз бирә. Иминлек мәсьәләсе дә шулай ук хәл ителергә охшаган. Трамп Путин белән Зеленскийның кул кысышуын август ахырына кадәр оештырмакчы. Сугыш хәрәкәтләре тукталуын да шулай тиз хәл итәргә җыена. Путин телефон сөйләшүе вакытында ике яклы турыдан-туры очрашуга килеште ди. Телефон әңгәмәсен Мәскәү дә раслый, сөйләшүләр булачагын да яшерми. Кремль делегацияләрнең вәкиллек дәрәҗәсен күтәрү хакында гына әйтә. Ни генә булмасын, килешүгә таба хәлиткеч адымнар атлана. Дөрес, барысы да кыл өстендә тора. Бер ялгыш адым, бер ялгыш сүз барысын да җимерергә ихтимал. Юнәлеш сайланды инде ләкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рәшит Фәтхрахманов фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре