Владимир Путин 27 июльдә Кремльдә VIII чакырылыш Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашуда 2027–2029 еллар бюджетын әзерләгәндә, оборона илнең төп өстенлекләренең берсе булачак, дип белдерде. Дөрес, аның чыгышында социаль мәсьәләләр дә, икътисадның төп тармакларына ярдәм итү дә «өстенлекле» дип атала, әмма бюджет дефицитлы, күпме тырышсаң да, барысына да акча җитмәячәк.
Социологлар һәм финанс белгечләре тормышның матди ягы авыраюын әйтәләр. Соңгы 10 елда Россиядә күчемсез милек сатып алу мөмкинлеге сизелерлек кимеде. Россия Фәннәр академиясенең Халык хуҗалыгын фаразлау институты (ИНП РАН) белгечләре исәпләүләренә караганда, хәзер уртача бер гаиләгә фатир сатып алу өчен 9,3 ел акча җыярга кирәк, ә 2013 елда бу күрсәткеч 7,3 ел булган. Уртача гаилә дигәндә шуны күз алдында тотарга кирәк: гаиләләрнең күпчелеге андый категориягә керә алмый. Бүген ипотека алучыларга аны 75 яшькә кадәр түләргә туры киләчәк, диләр. 9,3 ел акча җыю дигәндә тагын бер нәрсәне истә тотыйк: бар керемеңне башка бернигә дә тотмыйча, фатир өчен генә җыеп баруны аңлата. Аңлашыла инде: алай яшәп булмый. Димәк, фатирлар күбрәк төзелгән саен аларга ия булу мөмкинлеге кими. Тагын бер кызык парадокс бар: бай төбәкләрдә фатирга акча җыю тагын да мөшкелрәк. Мәскәү шәһәре, Ленинград, Түбән Новгород өлкәләрендә фатирга акча җыю вакыты 12–13 ел тәшкил итә икән. Аларда хезмәт хаклары югары, әмма квадрат метрлар да кыйммәтрәк.
Үзәк матбугат: «Түбән керемле россиялеләрнең якынча яртысы үзләренең төп социаль һәм физик ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый», – дип яза. «Калган яртысы канәгатьләндерәмени?» дигән сорау туа. Аларга пособиеләр һәм өстәмә түләүләр очны-очка ялгарга булыша икән. Федераль газеталарның берсе ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмаучы россиялеләрне даими фәкыйрьлеккә эләккән (застойная бедность) дип атый, һәм, андыйлар саны 5 миллионга кадәр җитәргә мөмкин, дип яза.
Банк депозитында акчасы булганнарга да тормыш татлы түгел. Халык ярты ел эчендә 2,5 триллион сум акчасын банклардан алган. Июнь аенда банклар куллану кредиты бирүне дә 40 процентка арттырып, 450 миллиард сумга җиткергәннәр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез