Газетага язылу

Башкала юлларында юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар саны 81 процентка арткан

Казан юлларында юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булучылар саны 81 процентка арткан. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров сөйләде, дип яза «Татар-информ».

«Шәһәрдә юл-транспорт һәлакәтләре саны үзгәрмәде диярлек, әмма аларның авырлыгы кискен артты. Агымдагы елның тугыз аенда Казанда 847 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,5 процентка кимрәк. Яраланучылар саны 1,4 процентка кимегән – узган ел алар 1028 иде, быел – 1014. Әмма иң куркыныч күрсәткеч – һәлак булучылар санының 81 процентка артуы», – дип белдерде Рөстәм Гафаров.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре