Газетага язылу

Башкалада «Гаилә атналыгы» уза

Бүгеннән 12 июльгә кадәр Казанда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә атналыгы» уза. Шәһәр халкы, башкала кунаклары өчен 100 дән артык чара әзерләнә, күп еллар бергә булган 13 парга бүләк тапшырылачак. Бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Елена Студеникина бәйрәм программасы белән таныштырды.

Башкалада «Гаилә атналыгы» уза
«Татар-информ»

Аның сүзләренчә, бәйрәм чаралары кичә – 5 июль көнне үк «Үзенчәлекле осталык үзәге»ндә башланган. Биредә Казанның шәһәр һәм республика үсешенә гаять әһәмиятле өлеш керткән дүрт күренекле гаилә бүләкләнгән. Татарстанның атказанган энергетиклары – Цветковичлар, Татарстанның халык артистлары – Латыйповлар, Россиянең һәм Татарстанның мактаулы төзүчеләре – Шмелевлар һәм югары белем бирү өлкәсендә мактаулы хезмәткәрләр – Куликовлар гаиләсе күркәм бәйрәм атнасының беренче каһарманнары булды.

8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә исә, Казанда 100 дән артык пар никахлашырга ниятли. Бу бәйрәм гаилә кору өчен кирәкле иң әһәмиятле көннәрнең берсе булып кала. Тантаналы чаралар гадәти ЗАГС бүлекләре белән беррәттән, шәһәр музейларында да узачак. Елена Студеникина билгеләвенчә, Е.А. Боратынский музее, А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музей-утарлары, Габдулла Тукай әдәби музее яшь парларны кабул итәргә әзер.

Шуны да әйтергә кирәк: шушы ук көнне Чистай урамында урнашкан Кирилл чиркәве янында узачак чара бәйрәм атнасының төп вакыйгасы булыр дип көтелә. Бәйрәм Хач йөрешеннән, изге Петр һәм Феврония һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана. Гыйбадәтханә территориясендә декоратив-гамәли сәнгать остаханәсе үткәрелә, хәйрия ярминкәсе оештырыла, кыр кухнясы эшләячәк, күңел ачу программасы, күпбалалы гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы әзерләнә. Татарстанның Милли музеенда исә Казанның 13 пары «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәчәк. Шулай ук күп еллар дәвамында белем бирү тармагында, мәдәният, хезмәт өлкәсендә көч түккән, махсус хәрби операциядә катнашкан гаиләләрне бүләкләү тантанасы уздырыла. Озак еллар бергә яшәүче парлар да онытылмый. Васильченко скверында оборона заводларында, предприятиеләрендә эшләгән, иңне-иңгә куеп 20, 30, 50 ел бергә яшәгән хезмәт династияләре юбилярларын хөрмәтләү кичәсе үткәрелә. «Гаилә – җәмгыятебезнең иң төп, әһәмиятле кыйммәтләренең берсе. Гаилә – безнең өчен көч, илһам чыганагы, мәхәббәт ялкыны. Кешедә гаилә коруга рухи көч, яшәү дәрте икеләтә арта. Бала туганнан соң бөтенләй башка тормыш башлана. Балаларыбыз, оныкларыбыз – безнең нәсел дәвамчылары. Моннан да кыйммәтлерәк нәрсә бар икән бу якты дөньяда?! Без – гаилә кыйммәтләре яклы кешеләр, үсеп килүче яшь буынны да нәкъ менә әлеге әхлак кануннарына туры китереп тәрбияләү – безнең уртак бурычыбыз», – диде Казан мэры Илсур Метшин.

– Гаилә дигәч, күз алдына балалар килеп баса. Шуны күз уңында тотып, М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе каршындагы перинаталь үзәк булачак әти-әниләр өчен үз ишекләрен ача, – диде Елена Студеникина. Гаилә парларына мөһим вакыйгага әзерләнергә ярдәм итә торган белем бирү программасы тәкъдим ителәчәк. Булачак әти-әниләр перинаталь үзәктәге шартларны шәхсән бәяләү өчен палаталарга экскурсия ясый алачак. Учреждениенең әйдәп баручы белгечләре ата-аналарның бала табуга һәм яңа туган баланы карауга кагылышлы сорауларына җавап бирәчәк. ЗАГС белгечләре балага документлар рәсмиләштерү буенча консультацияләр үткәрәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре