Яңа ел трамвае көн саен 6 гыйнварга кадәр 16-17 сәгатьләрдә йөриячәк. Пассажирларны Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу, истәлеккә фотога төшү һәм караоке-батл көтә, диелә хәбәрдә.
Яңа ел стилендә бизәлгән трамвай вагоны 7нче маршрут буенча барлык тукталышларда да тукталачак.
«Тылсымлы трамвай»ның маршруты:
- «Тимер юл вокзалы»;
- «Серов урамы»;
- «Фатих Әмирхан проспекты»;
- «Ветеринария академиясе»;
- «Академик Арбузов урамы»;
- «Академик Сахаров урамы»;
- «Җиңү проспекты»;
- «Кояшлы шәһәр» торак массивы»;
- «Глазунов урамы» (кире кайту юлының башы).
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез