Газетага язылу

Башкалада түбәләрне кардан чистарту планы 65 процентка үтәлгән

Татарстан башкаласында 1 349га якын күп фатирлы йорт түбәсен тәртипкә китерделәр, бу гомуми планның 65 процентын тәшкил итә. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Соңгы тәүлектә генә дә юл хезмәтләре һәм идарәче компанияләр хезмәткәрләре 185 түбәне кардан арындырган. Совет районында аеруча актив эшләгәннәр, анда 75 түбә кардан чистартылган. Киров һәм Мәскәү районнарында – 64, Вахитов һәм Идел буе районнарында - 29, ә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 17 объектны тәртипкә китергәннәр.

Бер үк вакытта йорт яны территорияләрен чистарту да дәвам итә. Хәзерге вакытта 3 976 ишегалдында эшләр тәмамланган, бу гомуми күләмнең 95 процентын тәшкил итә. Узган тәүлектә ишегалларын кардан чистартуга 1 333 урам җыештыручы һәм 191 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йорт түбәләре һәм башка биек конструкцияләрне кардан чистартуга карата контрольне көчәйтергә кушкан иде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис, "нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре