«Бүген Казан «Хәтер уты»н кабул итте. Бу лампада кичә генә Александров бакчасындагы Билгесез солдат кабере янындагы Мәңгелек уттан кабызылды. Без бу утны шәһәрнең уку йортлары һәм предприятиеләрендә аша йөртеп чыгачакбыз, шулай ук Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операция ветераннары белән бүлешәчәкбез», — дип сөйләде «Халык фронты»ның Татарстан Республикасындагы башкарма комитеты җитәкчесе Айгөл Сабирова.
«Хәтер уты» Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында куелачак. Анда Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты була.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез