Башкортостандагы юл һәлакәтендә яшь кызның гомере өзелгән

Бүген иртән Бөре районында юл-транспорт һәлакәте булган. Фаҗига Уфа - Янавыл трассасының 88нче чакрымында булган, анда "Лада Калина" һәм "Вольво" йөк машинасы бәрелешкән. 

- Авария нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе һәм аның балигъ булмаган пассажиры, кыз бала, һәлакәт урынында вафат булды, - дип белдерделәр ЮХХДИ хезмәткәрләре.

Авария урынында полиция һәм башка хезмәтләр эшли. Аның хәл-шартлары ачыклана.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

юл транспорт авария

Көн хәбәре