Башкортстанда трассада автобус белән булган авариядә биш кеше зыян күргән дип хәбәр итә РИА Новости.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, юл-транспорт һәлакәте "Уфа-Бөре-Яңавыл" трассасында иртәнге 9.00да булган. Авария урынына коткаручылар, медицина һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре килгән.
"Микроавтобуста 8 кеше булган, шул исәптән машина йөртүче. Ул машина белән идарәне югалта. Башлангыч мәгълүматлар буенча, авариядә биш кеше зыян күргән. Алар Бөре районы хастаханәсенә китерелә", - диелгән хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез