Башкортстанда бер әби шкафта оныгының мәетен тапкан

Башкортстанның бер шәһәрендә шушы көннәрдә әби кеше торак йорт фатирында үзенең оныгының мәетен кием өчен шкафта тапкан. "КП-Уфа" үз чыганагы мәгълүматлары буенча, мәктәп укучысы тәрбияләнгән гаилә имин саналган, хисапта тормаган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, яшүсмер кыз әбисе һәм апасы белән бергә яшәгән. Аның әтисе командировкада, ә әнисе вахтада булган. Бүлмәдә үлем алды язуын тапканнар: укучы кыз үзенең апасын һәм дус кызын яратуын язган, шулай ук әти-әнисе турында тискәре фикер әйткән.

Хәзер булган хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын хокук саклаучылар тикшерә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре