Газетага язылу

Башкортстанда бер ир-ат поезддан егылып һәлак булган

Башкортстанда Куйбышев тимер юлының Чишмә-Шөңгәккүл станцияләре арасында фаҗига булган. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының Транспортта тикшерү үзәк идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, 17 июньдә кичен бер ир-ат пассажир поездында барганда егылып төшкән һәм шундук һәлак булган. Фаҗига пассажирның иминлек кагыйдәләрен санга сукмавына бәйле.

Юл хәрәкәте иминлеге һәм тимер юл транспортыннан файдалану кагыйдәләрен бозу турында статья буенча тикшерү эше башланган

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре