Башкортстанда битлек режимы вакытлыча гамәлдән чыгарылган

65 яшьтән өлкәннәргә әле битлек белән йөрергә туры киләчәк. 

Башкортстан хөкүмәте коронавируска каршы оператив штаб  утырышында битлек режимын вакытлыча кичектереп тору турында карар кылган. Республика башлыгы Радий Хәбиров гамәлдәге указга төзәтмә керткән. Режим ике ел гамәлдә булды.

Ләкин 65 яшьне узганнарга битлек кию мәҗбүри. Указ нигезендә оешмаларга кергәндә температураны үлчәп тормаячаклар.

Битлек киюне тулысынча бетерү турында әлегә сүз бармый. Әгәр коронавирус белән авыручылар саны тагын артса, битлек режимы кире кайтарылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре