Башкортстанда төлке ике пенсионерга ташланган

Бу хәл Башкортстанның Әбҗәлил районында булган. Эскәмиядә утырган 87 яшьлек пенсионерга төлке килеп ташланган. Моны күреп алып, ярдәмгә 65 яшьлек хатын ашыккан, ләкин төлке аны да тешләгән. Ерткычны шулай ук узып баручы ир-ат та куркытып караган. Әмма себерке белән куу һәм кычкыруга хайванның исе китмәгән.

Ахыр чиктә пенсионерларга медицина ярдәме күрсәткәннәр. Берникадәр вакыттан соң төлке ветеринарларга тапшырылган. Төлке котыру чире белән зарарланган булырга мөмкин. Зыян күрүчеләрнең хәле турында хәбәр ителми.

Татарстанда 2024 елның беренче 8 аенда хайваннар тешләгәннән соң медицина ярдәмен сорап 7439 кеше мөрәҗәгать иткән. ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе сүзләренә караганда, шулар арасындагы 4718 очрак эт тешләүгә бәйле.

Белгечләр котыру чиренең үзәк нерв системасын зарарлый һәм үлемгә китерә торган куркыныч авыру булуы турында искә төшерә. Инфекциянең төп чыганагы дип кыргый хайваннар санала, ләкин иң зур куркынычны урам этләре тудыра.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре