Башкортстанда укучы классташларын атып үтерү белән куркыткач, бөтен мәктәпне эвакуацияләгәннәр

Башкортстанда 9 сыйныф укучысы үз сыйныфташларын атып үтерү белән куркыткач, бөтен мәктәпне эвакуацияләгәннәр. Бу хәл Мраково авылында урнашкан 1 нче мәктәптә булган.

Зыян күрүчеләр юк. Укучы янауларын социаль челтәрләрдә язган, тик аны бик тиз исәпләп чыгарган. Тугызынчы сыйныф укучысы полициядә, тикшерү үткәрелә. Җинаять эше кузгатылырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре