Башлангыч мәгълүматларга караганда, Волгоград өлкәсендә поездның КамАЗ белән бәрелешүе сәбәпле, 2 кеше һәлак булган.
Mash язганча, бу хәвефле сан тагын да артырга мөмкин – кайбер кешеләрнең поезд астында калган булуы бар. Үзбушаткыч кабинасын авария килеп чыккан урыннан 15 метр ераклыкта тапканнар. Йөртүчесе дә шул тирәдә булган. Зыян күрүчеләрнең күпчелегенә шунда ук медицина ярдәме күрсәтелгән.
https://vatantat.ru/2024/07/148143/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез