Газетага язылу

Башлангыч сыйныф укучылары арасында симерүдән интегүче балалар саны артуны туктатуга ирешкәннәр

Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова әйтүенчә, әлеге уңай күренеш дәүләтнең бушлай туклануны оештыруга бик зур күләмдә акча җәлеп итүенә бәйле.

Моны ул ашау-эчүдә кагыйдәләр булу белән аңлата. Анна Попова сүзләренә караганда, балалар тоз һәм шикәрне дә кимрәк ашый башлаган. Роспотребнадзор җитәкчесе әйтүенчә, хәзер зуррак сыйныфта укучыларны да шундый гадәткә ияләштерү кирәк.

Шул ук вакытта белгечләр өлкәннәр арасында симерү чиреннән интегүчеләр саны артуын әйтә. Аңа каршы көрәш чараларының кайберләре дәүләт гарантиясе программасына да керә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре