Социаль челтәрләргә бу җәһәттән ролик урнаштырылган, дип яза “KazanFirst”. Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Марат Яруллин матурлык клиникасын судка биргән.
Артистның дәгъвасы шуннан гыйбарәт: клиника Яруллинның учреждениедә “кара исемлек”тә торуы һәм шуңа күрә аңа процедуралар үткәрелмәячәге турында пост урнаштырган булган. Шул рәвешле клиника үзләренең клиенты – җырчы Ильмира Нәгыймовага теләктәшлек белдергән.
Исегезгә төшерәбез: Нәгыймова 4 ел буе Яруллин белән очрашып йөрүләре, әмма мөнәсәбәтләрен яшерергә мәҗбүр булулары турында ачылып китеп сөйләгән иде. Шуннан соң аңа, янәсе, шушы вакытта җырчы белән очрашкалаган кызлар язган.
Хәзер исә клиниканың постын алып ташлаганнар, учреждение җитәкчесе Мараттан интернет челтәре аша гафу үтенгән. – Башта көлделәр – хәзер үз гамәлләре өчен җавап бирәләр. Яклый торган кешебезнең фотосурәтләреннән социаль челтәрләрдә файдаланган өчен, комментарийларда кимсетү сүзләре өчен җаваплылык күздә тотылган. Бер эш буенча җавап бирүче судка чакырылды. Шундук җәмәгать килешүе төзергә тәкъдим итеп, гавами рәвештә гафу үтенде. Әле ярый, яклый торган кешебез татуланышырга ризалык бирде. Юкса эш бөтенләй башкача юнәлеш алырга мөмкин иде, – дип билгеләп үткән Екатерина Ишмаева.
Адвокат әйтүенчә, күп кенә блогерлар һәм аккаунтлар хейпны тиз генә эләктереп алган: аны кызык-мызыкка санап, үзләренең язылучыларын арттырырга ярдәм итәсенә исәп тоткан. Тик юрист моның өчен “Гражданинның сурәтләрен саклау” турында статья буенча җаваплылык һәм кимсеткән өчен административ җаваплылык күздә тотылуын искә төшергән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез