Башта суыта, аннары җылытачак

Аз гына салкынайтып алганнан соң республикада янә явым-төшемле җылы һава урнаша. 22 декабрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +4...+9 градуска кадәр күтәреләчәк.

Төнге сәгатьләрдә 0...–5 градус.  Көндез – яңгыр, төнлә – юеш кар, иртән һәм төнлә юлларда бозлавык көтелә. Кайбер районнарда тәүлек әйләнәсе томан, иртән һәм көндез секундына 15–20 метрга кадәр тизлектә көчле җил. Якшәмбе – 23 ноябрьдә яңгырлы, юеш карлы һава саклана. Һава температурасы көндез дә, төнлә дә +4...+9 градус чикләрендә тирбәләчәк. Ялларда тәүлеклек уртача температура янә нормадан 7–9 градуска югарырак булачак.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч мәгълүматларына караганда, 24 ноябрьдә явым-төшем туктаячак. Һава температурасы төшә: көндез 0...+3, төнлә –1...–6 градус тәшкил итәчәк. Сишәмбе – 25 ноябрьдә республика чираттагы циклон йогынтысында калып, көндезге сәгатьләрдә +2...+7 градуска кадәр җылытачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре